Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

«4 нче балалар музыка мәктәбе» муниципаль автономияле өстәмә белем бирү учреждениесе 1974 елда ачыла. Мәктәптә югары профессиональ, тотрыклы һәм дус коллектив хезмәт куя. Биредә педагогларның яртысы диярлек 25 елдан артык эшли. 2008 елның октябреннән уку йортының директоры – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, махсус вокал классы буенча югары категорияле укытучы, «Мизгел» җыр театрының сәнгать җитәкчесе Әхмәтшина Нәфисә Исхак кызы.

Мәктәптә алты бүлек эшләп килә: вокал, фортепиано, оркестр (скрипка, виолончель, флейта, саксофон, бәрмә уен кораллары), халык (баян, аккордеон), кыллы (думбра, балалайка, гитара) уен кораллары, хорда җырлау, «Мизгел» җыр театры. 

2009 елда 4 нче музыка мәктәбендә «Musicbaby» иртә эстетик үсеш бүлеге ачыла. «Musicbaby» укыту программасына сольфеджио, вокаль ансамбль, актерлык осталыгы, хореография кебек предметлар кертелә. Иртә эстетик үсеш бүлегендә уку балаларга алга таба шөгыльләнү өчен уен коралы сайларга, баланың музыкаль сәләтенә карап, кирәкле юнәлешне билгеләргә ярдәм итә. Моннан тыш, «Мизгел» җыр театрында чыгыш ясау өчен яшь артистлар сайлап алу һәм әзерләү шушы этапта ук башлана.

Адресы: 423810 ТР Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 54 йорт

Телефоны:+7(8552)-38-87-69

E-Mail:music4school@yandex.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына карый

Кыскартылган исеме: «4 нче балалар музыка мәктәбе» МАӨББУ 

Тибы: ӨББУ:ХЭН

Җитәкчесе: Әхмәтшина Нәфисә Исхак кызы

Учреждениенең оешкан елы: 1974

Рәсми сайты: edu.tatar.ru/n_chelny/page722721.htm

edu.tatar.ru/index.htm


Хезмәткәрләр:


Понедельник, 1 апреля 2024, 13:23