Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Описание:

Йөкләнгән бурычлар нигезендә бүлек түбәндәге төп функцияләрне башкара:

1) массакүләм мәгълүмат чараларының Шәһәр Советы, шәһәр Хакиме, Хаким аппараты, Башкарма комитет белән үзара элемтәләрен тәэмин итү, аларның эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль медиада яктырту буенча чараларны гамәлгә ашыру;

2) медиа-киңлектә һәм социаль медиада пресс-конференцияләр, туры элемтәләр, шәһәр Хакиме, муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары, Башкарма комитет Җитәкчесенең чыгышларын планлаштыру һәм оештыру; 

3) мәгълүмат белән тәэмин итүдә шәһәр, республика, федераль массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеген координацияләү, шәһәрнең позитив имиджын һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында җәмәгатьчелек фикерен булдыру максатында оештыру ярдәме күрсәтү;

4) мәгълүмати яктырту кирәк булган очракларда, шәһәр Хакиме, федераль һәм республика хөкүмәтләре, делегацияләрнең күчмә чараларында катнашу;

5) мәгълүмати материаллар әзерләү һәм аларны шәһәрнең рәсми сайтында урнаштыру;

6) Шәһәр Советы, Башкарма комитет эшчәнлеге, алар тарафыннан кабул ителгән карарлар һәм аларны гамәлгә ашыруның барышы турында пресс-релизлар әзерләү;

7) массакүләм мәгълүмат чараларыннан шәһәр җитәкчелеге эшчәнлеге турында кергән запросларны үз вакытында карау һәм бирелгән сораулар буенча аларга җаваплар җиткерү;

 8) юбилей даталары һәм һөнәри бәйрәмнәр уңаеннан медиа-киңлектә урнаштыру өчен шәһәр Хакиме, муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары, Башкарма комитет Җитәкчесенең чыгышларын, сәламләү, котлау материалларын әзерләү;

9) массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль медиада Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары эшчәнлеген позицияләү: федераль, республика, җирле массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә, аларның эшчәнлеге турында тискәре мәгълүматны ачыклау максатында, материалларның мониторингын үткәрү, һәм алга таба оператив җаваплар җибәрү ярдәмендә тискәре мәгълүматны нейтральләштерү;

10) проблемалы темалар буенча комментарийлар бирү һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турында массакүләм мәгълүмат чараларында басылган дөрес түгел, тулы булмаган мәгълүматка карата дөрес түгеллеген исбат итү хәбәрләрен, төзәтмәләрне, рәсми җавапларны оператив төстә тарату;

11) «Шәхси мәгълүматлар турында» 2006 елның 27 июлендәге 52-ФЗ номерлы Федераль законда каралган таләпләрне үтәү өчен кирәкле чараларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү;

12) иҗтимагый-сәяси, милли, дини һәм профсоюз берләшмәләренә Башкарма комитет эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү;

13) җәмәгатьчелекне иҗтимагый әһәмияткә ия шәһәр программаларын әзерләүгә һәм тормышка ашыруга җәлеп итү һәм әлеге материалларны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру;

14) «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» 2007 елның 2 мартындагы 25-ФЗ номерлы Федераль законда һәм башка федераль законнарда билгеләнгән чикләүләрне үтәү;

15) «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560- XII номерлы Татарстан Республикасы Законын үтәүне тәэмин итү;

16) «Татарстан Республикасында дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560- XII номерлы Татарстан Республикасы Законын һәм Татарстан Республикасында дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерүнең Татарстан Республикасы дәүләт программасын үтәү буенча шәһәрнең җирле үзидарә органнары һәм оешмаларының эшчәнлеген координацияләүдә катнашу;

17) Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары эшчәнлеге хакында җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү нәтиҗәләре буенча документлар һәм прогноз материаллары әзерләү;

18) газета-журналларга язылу кампаниясен оештыру;

19) Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, муниципаль хокукый актлар нигезендә башка функцияләрне үтәү.


Җитәкче:

Колесникова Татьяна Владимировна

Идарә башлыгы урынбасары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:


Пятница, 17 января 2020, 08:44